Түбән Камада “Исәнме, мәктәп!” акциясе үтә

Түбәнкамалылар аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга киләсе уку елына әзерләнүдә ярдәм итә
(Түбән Кама, 6 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада “Исәнме, мәктәп!” хәйрия акциясе башланды. Аның төп максаты – мохтаҗлыкта яшәүче ата-аналарга үз балаларын алда торган уку елына әзерләүдә ярдәм итү.
Акцияне шәһәрнең “Веста” гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү үзәге оештыра. Җәй дәвамында социаль хезмәткәрләр мәктәп формасы, канцелярия тауарлары һәм дәреслекләр җыю белән шөгыльләнәчәк. Барлык кирәк-яракларны аз тәэмин ителгән һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырачаклар.
Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Түбән Кама шәһәре, Тукай урамы, 18 йорт адресы буенча “Веста” үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.