Чехия татарлары Сабан туен бәйрәм итә

Татарстан район-шәһәрләре белән берәттән, быел 7 июнь көнне Чехия татарлары да Сабантуйны бәйрәм итә.
(Прага, 6 июнь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Татарстан район-шәһәрләре белән берәттән, быел 7 июнь көнне Чехия татарлары да Сабантуйны бәйрәм итәчәк. Инде алтынчы ел оештырылып килүче бу чара Выжловка пансионатында узачак.
Чехиядә рәсми оештырылган татар җәмгыяте булмау сәбәпле, әлеге бәйрәмне оештыруга ел саен һәвәскәрләр алына. Алар арасында Прагада урнашкан “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе хезмәткәрләре, Чехиядәге Татарстан сәүдә вәкиллеге һәм эшмәкәрләр бар.
Гомумән, бүгенге көндә Чехиядә йөзгә якын татар яши дип исәпләнә. Үзләренең беренче Сабан туен алар 2003 елда уздырды. Һәм шуннан бирле бу матур гадәткә әйләнде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты инде берничә ел Сабан туена вәкилләр дә җибәрә. Быел бәйрәмгә конгресс рәисе урынбасары, татар милли-мәдәни мохтәрияте рәистәше, “Азатлык” радиосының Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәлиев, ТРның РФ дәге тулы хокуклы вәкиллеге хезмәткәре Зөһрә Миңнеханова, баянчы Рөстәм Вәлиев һәм җырчы Резидә Галимова киләчәк.
Сабан туенда аркан тарту, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату, кул көрәштерү, капчык белән сугышу, кашык белән су ташу, көрәш кебек бу бәйрәмгә хас уеннар һәм ярышлар каралган.
Шулай ук Сабан туенда милли ризыклар белән чәй эчү, аралашу, биюләр, уеннар булачак.
Сабан туе татарның милли бәйрәме саналса да, Чехиядәге чарага ел саен чех, казакъ, үзбәк, урыс һәм башка халыклар да килә.