news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының туган көне

Агентлык КПСС Татар өлкә комитеты бюросы карары белән, 1990 нчы елның 6 нчы июнендә оешкан

  (Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына - 26 ел.

Быел агентлык белән  “Казань” ПСО матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе, 2013-2015 елларда “Эфир-Чаллы” телекомпаниясе башкаручы директоры булган Шамил Садыйков җитәкчелек итә башлады. Аңа кадәр мәгълүмат агентлыгын 10 елдан артык Леонид Толчинский җитәкчелек итте. Хәзер ул КФУ Югары журналистика һәм медиакоммуникацияләр мәктәбе директоры булып эшли.

Агентлык исә КПСС Татар өлкә комитеты бюросы карары белән, 1990 нчы елның 6 нчы июнендә оешкан. Документка  КПСС өлкә комитеты секретаре Минтимер Шәймиев имзасын куйган.

“Татар-информ” МА – әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы, 26 ел эчендә Татарстан һәм Идел буеның эре гаммәви мәгълүмат чарасы буларак абруй казанган. Гаять зур эш тәҗрибәсе, журналистларның профессиональлеге, Калининградтан алып Владивостокка кадәр шәхси корреспондентлар челтәре – болар барысы да “Татар-информ”га Татарстан, Россия һәм дөнья турында иң тулы һәм хакыйкый мәгълүмат чыганагы буларак ышанган киңкүләм аудитория яуларга мөмкинлек бирде.

Көн саен, тәүлегенә 24 сәгать, “Татар-информ” рус телендә 250, татар телендә 40лап (шул исәптән Ерак чит илләрдә яшәүче татарлар өчен латиницада) һәм инглиз телендә 20-30 яңалык урнаштыра.

Ай дәвамында, тулаем алганда, агентлыкның 1 млн-га якын язмасы укыла.

“Татар-информ” базасында ТРда тиңдәше булмаган заманча җиһазландырылган һәм матбугат үзәге булдырылган.

2015 нче елда, шулай ук, рус телле битенә социаль челтәрләрнең яңалыклар тасмасы булган уникаль “Социаль хаб” проекты гамәлгә кертелде.

Моннан тыш, мәгълүмат агентлыгы елның иң мөһим вакыйгалары буенча махсус проектлар алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot