Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Александр Пушкинга багышланган яшь шагыйрьләр бәйрәме була
Казанда Александр Пушкинга багышланган яшь шагыйрьләр бәйрәме була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген А.Пушкинның туган көне уңаеннан Казанда ул тукталган йортта — Е.Боратынсыкий музеенда шигърият көне уздырыла. Анда шулай ук күргәзмәләр дә оештырыла.
«Ак карга» әдәби берләшмәсе оештырган шигърият кичәсендә яшь каләм осталарының бәйгесе нәтиҗәләре дә билгеле булачак. Кичәдә шулай ук Язучылар берлеге әгъзалары Шаһинур Мостафин, Роза Кожевникова, Салават Юзеев һ.б. да катнашырга тиеш. Анда Салават Юзеевның «Сквозняк тишины» дигән китабын тәкъдир итү дә узачак.
Музейдагы чара кысаларында биредә беренче мәртәбә Б.Урманче исемендәге премия лауреаты Булат Гыйльвановның «Кол Гали әсәрләренә график иллюстрацияләр» дигән күргәзмәсе тәкъдим ителә. Рәссамның Алтынчәч образын тасвирлаган «Юная всадница в доспехах» дигән эше Кремль галереясен8 алынган. Ә картина «Ак карга» шагыйрәсе Яна Әхмәтовага карап ясалган булган.
Биредә шулай ук «Ак карга» берләшмәсенә йөрүче кул осталары эшләре дә күргәзмәгә куелган. Татьяна Рудницкаяның чигелгән рәсемнәрендә Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете һәм башкаланың матур урамнары күренешләре, шулай ук күз явын алырлык чәчәкләр дә сурәтләнгән.
Е.Боратынский музеендагы шигърият кичәсендә катнашучылар соңыннан Г.Державин һәйкәленә чәчәкләр куячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз