news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Cабантуй» журналының яңа санында бүләк бар

«Балачак әдипләре» сәхифәсендә басылган хикәяне тулы вариантта аудиоязма итеп тыңларга мөмкин.

«Cабантуй» журналының яңа санында бүләк бар
«Сабантуй» журналы

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). «Сабантуй» журналының май саны чыкты. Бу сан бүләкле итеп ясалган. Журналдагы «Язгы сәлам» открыткасын  кисеп алып, дусларга, туганнарга юлларга мөмкин.

Отркытканы үз кулларың белән бизәргә, эченә теләкләр язарга да була. Конверитны да журналдан кисеп алып, ябыштырып ясарга мөмкин. «Сабантуй» журналы укучылары өчен шундый шәп бүләкне «Хатлар йорты» җитәкчесе Энҗе Садыйкова белән берлектә әзерләгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

«Хат язышу традициясен яңарту теләге туды. Телефон аша гына аралашырга күнеккән бүгенге заман баласына хат язышуның тәмен белдерәсе килде. Укучыларыбызга бүләгебез ошар дип өметләнәбез», — ди «Сабантуй» журналы баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. Энҗе Садыйкова да хатлы элемтәнең бик күп шатлык өләшәчәгенә, яңа дуслар табылуга сәбәп буласына ышана.

«Балачак әдипләре» сәхифәсендә дә яңалык бар. Элек журналда хикәя, әкиятләр кыскартылып бирелә иде. Май санында басылган хикәяне исә тулы вариантта аудиоязма итеп тыңларга да мөмкин. Гәбдехәй Сабитовның «Чын дәфтәр» хикәясен танылган җырчы, алып баручы Рафил Җәләлиев укый. Бу тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәк.

«Балалар иҗаты — һәрвакыт журналыбызның „йөзек кашы“, — ди Зилә Хөснетдинова. — Әле күптән түгел генә „Мин комикс ясыйм“ дигән бәйге игълан иткән идек. Беренче иҗат җиешләре килә дә башлады. Узган ел Шәвәли сәяхәте белән бәйле комикс балаларга ошаган иде. Бу эшкә укучыларны да җәлеп итәргә булдык. Декабрь аена кадәр һәр теләгән бала үзе комикс ясап редакциягә җибәрә ала. Ә иң уңышлы комикс авторы график планшет белән бүләкләнәчәк».

Бәйге, бүләкләргә килгәндә, быел алар күп булырга охшап тора. Гыйнвар санында башланып киткән «Милли сәяхәт» бәйгесендә җиңүчегә Мәскәү шәһәренә поездга ике кешелек билет уйнатылса, «Сабантуй»га 2021 елның икенче яртыеллыгына язылучыларның велосипед оту мөмкинлеге бар.

Шартлары да җиңел: бары тик 2021 елның икенче яртыеллыгына «Сабантуй»га язылырга һәм язылу квитанциясенең күчермәсен редакция адресына юлларга. Ә 1 июльдә иң бәхетле укучы велосипед иясе булачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100