news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Менделеевскида узган атнада эшсезләр саны артты

Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Чистай, Кама Аланында шулай ук эшсезләр санының артуы күзәтелгән.

Менделеевскида узган атнада эшсезләр саны артты

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Узган атнада Менделеевск Мәшгульлек үзәгендә 129 эшсез теркәлгән. Бу хакта «Менделеевские новости» яза.

Чаллы (4843), Түбән Кама (1853), Алабуга (694), Чистай (595), Кама Аланы (384) моношәһәрләренең мәшгульлек үзәгендә теркәлүчеләр арткан.

Яшел Үзәндә вазгыять үзгәрмәгән, анда рәсми рәвештә 863 эшсез гражданин теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot