Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Киләсе елдан галимнәр яңа һава торышы нормаларына нигезләнеп эшли башлаячак
«Без 1961 елдан 1990 елга кадәр һава температуралары нормативларын исәпкә алабыз. Аннан соң шактый вакыт узды, 30 елдан арткач, яңа нормалар билгеләргә кирәк», — диде профессор Юрий Переведенцев.
(Казан, 6 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елдан галимнәр яңа һава торышы нормаларына нигезләнеп эшли башлаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте.
«Һава торышы аномалияләре табылганда, без 1961 елдан 1990 елга кадәр һава температуралары нормативларын исәпкә алабыз. Аннан соң шактый вакыт узды, 30 елдан арткач, яңа нормалар билгеләргә кирәк. Алар киләсе елда барлыкка киләчәк. Яңача исәпләүләр 2021 елдан башланачак, 30 ел өчен күрсәткечләр исәпләнәчәк», — диде ул.
Профессор быел гыйнвар, февраль, март, апрель айларында уртача айлык температуралар, алдагы утыз елга караганда, ярты градуска югарырак булганын әйтте.
Быел анализланган һава торышы күренешләреннән чыгып, КФУ метеорологлары Казанда климат елдан-ел җылынуы турында нәтиҗәгә килгән.
Юрий Переведенцев әйтүенчә, быел калган айларда да уртача айлык температуралар, алдагы утыз елга караганда, югарырак булыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз