Актаныш районы башлыгы Пучы авылында 100 яшьлек юбилярны котлады

Бер гасырлык юбилеен билгеләп үтүче Халидә Гәрәева гомере буе укытучы булып эшләгән.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Пучы авылында гомер итүче Халидә Гәрәеваны йөз яшьлек юбилее белән котлады. Халидә апаның быелгы юбилее аеруча истәлекле, үзенә 100 яшь, Бөек Җиңүгә 75 ел тула. Бу турыда Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты белән бергә Энгель Фәттахов Халидә Сәетгәрәй кызына үзенең тәбрикнамәсен, чәчәк гөлләмәсе, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов та авылның иң өлкән кешесен хөрмәтләп туган көненә килгән. Авыл хуҗасы Ак әбигә җылы юрган бүләк итте.

Халидә Гәрәева үз һөнәренә тугъры калып, әле дә төз буй-сынлы. Укытучы кыз яшьли партия сафларына кабул ителә. Комсомол секретаре булып эшли. Мөгаллимлек хезмәте белән бергә авылда агитацияя-пропаганда эшендә актив катнаша.

Җирле радиодан чыгышлар ясый. Колхозчыларга лекцияләр укый. Халидә апа гомерлек ярын да мәктәптә очрата: тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы инвалиды, ветеран Касыйм Миргалимов белән Качкын авылында укытучы булып эшләгәндә таныша.

Биредә бер ел мәктәптә укыткач, яшь укытучыларны Мөслим районы Сәет авылына укытырга җибәрәләр. Лаеклы ялга чыкканчы, шушы авыл сулышы белән яши алар. Соңыннан Халидә апаның туган авылы Пучыга күченәләр. Улы, ике кызы кайгыртуында бәхетле картлык кичерәләр. Хәзер Халидә апа кызы Рәмилә апа тәрбиясендә.