news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда Җиңү бәйрәме зурлап билгеләнә

Уфа шәһәр мәдәният сараенда иртәгә башкала мэриясе тарафыннан оештырылган зур кичә-концерт була

(Уфа, 4 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда Бөек Җиңүгә багышланган чаралар бу атна башында ук башланып китте. Уфа шәһәр мәдәният сараенда иртәгә башкала мэриясе тарафыннан оештырылган зур кичә-концерт була. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырулы. Өлкәннәребезгә күчтәнәчләр дә тапшырылачак.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында да ветераннар өчен 8 май көнне матур концерт күрсәтелә. Уфадагы Офицерлар йортында да ветераннарыбызны хөрмәтләү чарасы оештырыла.
Шулай да Җиңү бәйрәменең иң югары ноктасы, һәр елдагыча, 9 майга туры киләчәк. Уфада бу бәйрәм чаралары быел да иртәнге якта Җиңү паркында башланып китә. Анда республиканың барлык югары җитәкчеләре дә киләчәге мәгълүм. Алар башта Советлар Союзы Геройлары Александар Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллинның һәйкәлләренә һәм Муса Гәрәевның каберенә чәчкәләр сала һәм ветераннарны котлау тантанасында катнаша.
Берничә урында сәнгать осталарының мәдәни программасы барса, башка бер урында солдат кухнясы эшләячәк, бирегә килүчеләрне солдат боткасы һәм ветераннарны, гадәттәгечә, “фронтовой” 100 грамм белән дә сыйлау каралган. Ачык һавадагы бәйрәм концертында татар һәм башкорт сәнгать осталары да чыгыш ясый.
Көн дәвамында бәйрәм чаралары Уфаның барлык районнарында, паркларында һәм зур мәйданнарында дәвам итә. Кичен исә Уфаның Мәҗит Гафури паркы янында бәйрәм салюты да була.

news_right_1
news_right_2
news_bot