news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Бөгелмәнең клуб хезмәткәрләре район семинарын үткәрде
Бөгелмә районының Иске Исак авылы мәдәният йортында авыл клублары хезмәткәрләренең семинары узды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Бөгелмә, 6 май, “Татар–информ”, Маргарита Суворова). Бөгелмә районының Иске Исак авылы мәдәният йортында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган авыл клублары хезмәткәрләренең семинары узды.
Семинарны үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган. Иске Исак авылында бер генә бәйрәм дә җирле артистларның чыгышлары, яшьләр дискотекалары һәм акцияләрдән башка узмый. Авылда бию һәм вокал студияләр, китапханә, Газинур Гафиятуллинның музей–йорты эшли.
Семинар барышында район мәдәният йортлары методистлары консультацияләр үткәрде, үзара тәҗрибә уртаклашты, сорауларга җавап бирде. Бөгелмә мәдәният бүлеге башлыгы Лена Миңнуллина билгеләп үткәнчә, Подгорный бистәсендә узган мәдәни–спорт бәйрәме, Карабашта үткәрелгән “Спорт каруселе” гаилә старты, Наратлы авылында сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалаучы А.Тарасов истәлегенә багышланган җиңел атлетика ярышлары 2009 елның иң истә калырлык чаралары булды.
Чара “Шарм”, “Апрель” һәм “Капелька” бию коллективларының чыгышлары, шулай ук “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” конкурсы белән төгәлләнде. Наратлы авылыннан Васильевлар гаилә командасы абсолют җиңүче булып танылды.
_

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot