news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар 2021 елның иң тәмле чәкчәген сайлаячак

1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» Бөтенроссия гастрономия фестивале узачак.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 1 майда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» Бөтенроссия гастрономия фестивале узачак. Татарстан җитештерүчеләре һәм якын-тирә төбәкләр тәкъдим иткән иң тәмле чәкчәкне ачыклау фестивальдәге иң мөһим вакыйгаларның берсе булачак.

«Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм якын-тирә төбәкләрнең әйдәп баручы җитештерүчеләре катнаша. Җиңүче күрмичә дегустация ясау алымы белән билгеләнәчәк», - дип белдерделәр ТР Туризм буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, фестиваль кунаклары арасында да чәкчәк һәм бавырсак әзерләү буенча аерым конкурс үткәрү күздә тотыла. Моның өчен 2-5 кешедән торган команда тупларга кирәк. Барлык продуктларны да оештыручылар тәкъдим итәчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.

«Чәк-чәй» фестивалендә фуд-кортлар, сәүдә рәтләре эшләячәк, мастер-класслар оештырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100