news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге Юрий Гольдберг вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

СССР Монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министрлыгы идарәсенең элеккеге җитәкчесе 96 яшендә вафат булды.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге СССР Монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министрлыгының КамАЗ төзелеше буенча Баш идарәсенең элеккеге башлыгы Юрий Гольдберг вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклаша.

«Юрий Гольдберг һәрвакыт югары профессиональлеге, гаҗәеп энергиясе, оптимизм һәм принципиальлек белән аерылып торды. Югары иҗтимагый бурыч хисе, зыялылык һәм игътибарлы мөнәсәбәт аша ул хөрмәт һәм тирән ихтирам казанды», - диелә телеграммада.

Юрий Максимович хезмәт эшчәнлеген һөнәр училищесында укыганнан соң Кемерово шәһәрендә «Северная» шахтасында башлый. 1943 елда фронтка китә. Хезмәт иткәннән соң Горький политехника институтына укырга керә һәм инженер-төзүче белгечлеген алып, Горький, Саратов һәм Мәскәүдә СССР Монтаж һәм махсус төзелеш эшләре министрлыгы төзи торган объектларда эшли.

КАМАЗ төзелешенең беренче көннәреннән үк Гольдберг монтаж эшләрен оештыруда, дөнья практикасында яңа ысул булган завод корылмаларының агымлы ысулын эшләү һәм гамәлгә кертүдә, коммуникацион системаларны монтажлауда актив катнаша. Аның катнашында беренче тапкырэшләнгән сәнәгать корпусларын эреләндерелгән блоклар ярдәмендә җыю методы белән 900 метр озынлыктагы автогигантның төп җыю конвейерын нибары биш ай эчендә монтажлау мөмкин булган. 

Гольдбергның турыдан-туры җитәкчелегендә Чаллыда транспорт электр җиһазлары заводын, Түбән Кама

ГЭСы объектларында һәм башка объектларда төзү-монтаж эшләренең зур күләме башкарылган.

Юрий Максимович III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һ. б. медальләр белән бүләкләнгән.

Кайгынамәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин, КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агиев, ТР Премьер-министры киңәшчесе Нәзир Киреев кул куйган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100