news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба туган якны өйрәнү музеенда журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә булды

Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап чыгарды.

Саба туган якны өйрәнү музеенда журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә булды
http://saby-rt.ru/

(Саба, 6 апрель, «Татар-информ», «Саба таңнары»). Саба туган якны өйрәнү музеенда «Районыбызның күренекле шәхесләре» проекты кысаларында язучы-публицист, журналист Тәлгать Нәҗмиевка багышланган кичә булды.

Чарада ветераннар советы рәисе Фәниль Ильясов, төбәк тарихын өйрәнгән ветеран укытучы Равиль Гомәров, язучының хатыны Лемара ханым һәм башкалар катнашты.

Тәлгат Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын «Саба таңнары» газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган җәмәгать эшлеклесенә, районның легендар шәхесенә әйләнде.

Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап (барлыгы 53 мең данә) чыгарды. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, Татарстан журналистларының Хәсәен Ямашев исемендәге премиясенә, «Бәллүр каләм» призына һ.б. лаек булды.

2014 елда Шәмәрдән бистәсе, 2015 елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгат Нәҗмиев (вафатыннан соң) исеме бирелде.

Кичәдә язучының район тормышына керткән зур хезмәте турында фикер алыштылар. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Тарихчы, Ильдар Сафин аның турында төшерелгән видео язмалар белән уртаклашты. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100