news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Дубайга даими авиарейслар яңартылды

Пассажирлар атнага бер тапкыр очачак.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Гарәп авиакомпаниясе Дубайдан Казанга даими рейсларны яңартты. Әлеге маршрут буенча очышлар шимбә көннәрендә була. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан самолет 14.35 сәгатьтә китә һәм 20.35 сәгатьтә Дубайга барып җитә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән ул 9.30 сәгатьтә очып китә һәм Татарстан башкаласы аэропортына 13.35 сәгатьтә төшә.

«Һәр аэропорт өчен урындагы вакыт күрсәтелгән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә вакыт Мәскәүнекеннән бер сәгатькә алда бара», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Очу вакыты биш сәгать тәшкил итә. Пассажирларны Boeing 737-800» очкычында йөртәләр.

Казан — Дубай — Казан маршруты буенча очышлар узган елның апрелендә Сovid-19 аркасында чикләүләр кертелгәннән соң туктатылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100