news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татнефть» шәһәр урамнарын эшкәртү өчен 19 тонна дезинфекция чарасы сатып алды

Машиналар һәм җәяүлеләр йөрү өлешен коммуналь техника белән су һәм тузан суырткыч ярдәмендә чистарталар, ә аннары махсус эретмә белән эшкәртәләр.

«Татнефть» шәһәр урамнарын эшкәртү өчен 19 тонна дезинфекция чарасы сатып алды
пресс-служба "Татнефть"

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). «Татнефть» ГАҖ 19 тонна дезинфекция чарасы — кальций гипохлориты сатып алды һәм түләүсез нигездә Татарстанның көньяк — көнчыгыш коммуналь предприятиеләренә урамнарны эшкәртү өчен тапшырды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе көнне Әлмәттән дүрт берәмлек техника Лениногорскида җыештыру эшләренә кереште. «Ял көненә карамастан, без эшкә чыктык. Дезинфекция дөрес эшләнсен өчен көньяк-көнчыгыш шәһәрләре урамнарын тузаннан һәм пычрактан чистартуда булышабыз», — дип сөйләде «Татнефть» АТП 3нче автоколоннасы йөртүчесе Станислав Чулаков. Техника тәүлек буе эшли, аңа 12 кеше хезмәт күрсәтә.

Урамнарның машина һәм җәяүлеләр  йөрү өлешләрен коммуналь техника белән су һәм тузан суырткыч ярдәмендә чистарталар, ә аннары махсус эретмә белән эшкәртәләр. Башта бер-бер артлы су сибү машиналары бара, асфальт юыла, тузан чистартыла, юл читенә чүп-чар чыгарыла. Алар артыннан үз резервуарларына чүп-чар һәм пычрак җыя торган «тузан суырткычлар» хәрәкәт итә. Аннан соң җәмәгать транспорты тукталышларында, автомобильләр тукталышларында, кибетләр һәм торак йортлар подъездлары каршындагы мәйданчыкларда санитар эшкәртү үткәрелә.

Бөгелмәдә урамнар дүшәмбе 13.00 сәгатьтән сишәмбе 17.00 сәгатькә кадәр чистартылачак. Аннары «Татнефть» машиналары нефть төбәгенең башка шәһәрләренә юл тотачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100