news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадышта яшәүче күпбалалы гаилә битлекләрне бушлай өләшә

Башковлар 14 бала тәрбияли, 11 баланы тәрбиягә алганнар.

Мамадышта яшәүче күпбалалы гаилә битлекләрне бушлай өләшә
mamadysh-rt.ru

(Мамадыш, 6 апрель, «Татар-информ», «Нократ»). Мамадышта яшәүче күпбалалы Башковлар гаиләсе битлекләр тегә һәм аларны бушлай өләшә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Хәзерге коронавирус белән бәйле катлаулы вазгыятьтә Мамадыш, Казана һәм Чаллы даруханәләрендә дә битлек тапмадык. Шуннан 2 метр тукыма, 25 метр резинка сатып алдым. Балалар да эшле булды, кайсы кисә, кайсы тегә», дип сөйләде 14 бала анасы Алевтина Сергеевна.

Әлеге гаиләдә 14 бала тәрбияләнә, өч бала үзләренеке, 11 баланы тәрбиягә алганнар.

«Битлекләрне сатуга әзерләмибез. Бушлай таратабыз. Балалар изгелек кылуның нәрсә икәнен белеп үссен», - диде Алевтина Сергеевна.


news_right_1
news_right_2
news_bot