news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт районы Миңлебай станциясендә «Мәдәни мохит» программасы буенча клуб төзелде

«Ил-көндә хәлләр яхшыргач, яңа клубта җыелып, бәйрәм ясарбыз дип торам», — ди Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов.

Әлмәт районы Миңлебай станциясендә «Мәдәни мохит» программасы буенча клуб төзелде
almet-rt.ru

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Әлмәт таңнары). Әлмәт районында «Мәдәни мохит» федераль проекты тулы көченә гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында Миңлебай станциясендә халык өчен яңа клуб төзелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

Авыл халкы бу вакыйганы озак еллар көткән. Чөнки моңа кадәр клуб дип йөртелгән бина замана таләпләренә җавап бирмәгән, үзе кысан, шартлары да мактанырлык булмаган. 1953 елда төзелгән бу бинаны Миңлебай авыл Советына 2005 елда «Куйбышев тимер юллары» тапшыра. Җитәкчелек аны клуб итеп куллану турында карар кабул итә. 50 урынга исәпләнгән бинада бәйрәмнәр, мәдәни чаралар, җыелышлар уза.

Әмма заманча, зур, уңай шартлар тудырылган клуб кирәклеге көн кебек ачык була. Ниһаять, «Мәдәни мохит» проекты Миңлебай халкына хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. 2019 елда 200 урынга исәпләнгән клуб бинасы сафка кертелә. Моның өчен барлыгы 14986500 сумнан артык акча тотыла.

Миңлебай станциясендәге китапханә дә әлеге проект буенча 2019 елда яңартыла, җиһазлар белән тәэмин ителә, китаплар кайтартыла. Болар өчен барлыгы 2177353 сумнан артык акча бүлеп бирелә. Китапханә дә яңа бинада урнашкан.

Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов яңа клублы булуларына сөенечен яшерми. Бары тик аны һаман да тантаналы ача алмаулары гына күңелен кырып тора.

«Яңа клубны узган елның декабрендә үк ачарга ниятләгән идек. Подрядчы оешма өметләрне акламады, шуңа да эшләр төгәлләнми калды. Инде апрельгә дип исәпләгән идек, бүгенге вәзгыять чорында ул тагы кичектерелә. Клубны әзер дип әйтергә була, коммуникация эшләрен генә төгәллисе калды. Ил-көндә хәлләр яхшыргач, яңа клубта җыелып, бәйрәм ясарбыз дип торам», — ди башлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100