Коронавирус пандемиясе тәэсир итмәгән һөнәрләр билгеле булды

Covid-19 таралу вакытында курьерларга барлыкка килгән ихтыяҗ чикләүләр тәмамланганнан соң кимиячәк.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Яңа типтагы Covid-19 коронавирус пандемиясе face-to-face профессияләрендә чагылыш тапмаячак. Бу хакта Югары икътисад мәктәбенең кеше ресурслары белән идарә итү кафедрасы профессоры Елена Варшавская белдерде, дип хәбәр итә Илкүләм яңалыклар хезмәте.

«Face-to-face - бу иң ышанычлы һөнәрләр. Сезнең һөнәрегездә кешенең мәҗбүри катнашуы никадәр күбрәк булган саен, ул ышанычлы», – дип искәртте тикшеренүче. Ул киләчәктә бернинди робот та алыштыра алмый торган һөнәр - авыруларны караган «сиделкалар» институтын мисал итеп китерде.

Курьер хезмәтенә ихтыяҗ артуга игътибар итеп, пандемия аркасында кертелгән чикләүләр бетерелгәч, хәзер ялланган курьерларның күбесе эшсез калачак, дип кисәтте.

Моннан тыш, эксперт коронавирусны җиңгәннән соң төрле һөнәрләрнең перпективалары турындагы Прогрессив белем бирү институты белгечләре тикшеренү нәтиҗәләрен тәнкыйтьләде. «Татар-информ» элек ул төрле һөнәр перпективалары турында хәбәр иткән иде.

Аның сүзләренчә, күп кенә һөнәрләргә ихтыяҗ керемнәр кимү аркасында гына кими. Моннан тыш, хезмәтләрнең зур өлешен онлайнга бик теләмичә генә күчереләчәк. «Барысы да тәмамлангач, кешеләр онлайнның уңай һәм җитешсез якларын ачык күрәчәк. Әмма оффлайнга тартылу тагын да көчлерәк булачак», - дип нәтиҗә ясады белгеч.