news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Татарстан кешеләрне яклау һәм икътисадны саклау арасында баланс тапты

Республика вазгыятькә ачык караш үрнәге булып тора, дип саный Марат Бәширов.

Эксперт: Татарстан кешеләрне яклау һәм икътисадны саклау арасында баланс тапты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Республикасы кешеләрне коронавирус инфекциясеннән яклау һәм икътисадны саклап калу арасында баланс тапты. Россия политологы, «Политджойстик» телеграм-каналы авторы Марат Бәширов шундый фикерен «Татар-информ» хәбәрчесе белән уртаклашты. 

«Шушы көннәрдә мин КАМАЗ эшли башлаячагын белдем. Икътисади эшчәнлекне тыю юк, компромисс эзләүдә аңлы эш бар. Бер яктан, кешеләрне якларга кирәк, икенче яктан — икътисад тукталуга юл куярга ярамый, чөнки кешеләрне коронавирус үтерә алмаса, моңа икътисад эшләргә мөмкин», — дип сөйләде сәясәтче.

Аның сүзләренчә, бу баланс хакимиятнең, бер яктан, куркынычны аңлавында, икенче яктан — бу катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләвендә чагыла.

«Татарстан бу өлкәдә вазгыятькә ачык караш үрнәге булып тора», — дип искәртте Бәширов.

Аерым алганда, ул республикада проблеманы хәл итүгә рациональ якын килү булуын әйтте. «Барысын да ябарга, барысын да бикләргә, беркемне дә җибәрмәскә, дигән истерика юк. Чөнки, чынлыкта, бу хакимиятнең адекват булмавын чагылдырыр иде», — дип нәтиҗә ясады эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100