Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөгелмә мэры тәүлек буе эшли торган постларның эшен тикшерде
Районда махсус комиссия эшли, ул көн саен барлык профилактика чараларының күрелүен тәэмин итә.
(Бөгелмә, 6 апрель, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров Бөгелмә шәһәре һәм районы халкы өчен тәүлек буе эшли торган 8 постта оештырылган эш белән шәхсән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
1 апрельдән полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре, «Росгвардия» вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасында кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү режимын автомобильчеләрнең ничек үтәвен тикшерәләр. Бу эшне башкаручы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре өчен Бөгелмә районы хакимияте тарафыннан ике тапкыр кайнар аш оештырылган.
Моннан тыш, хезмәт вазифаларын башкару өчен постларда «ТНГ-Групп» компаниясе һәм шәһәрнең төзелеш оешмалары тарафыннан файдалануга бирелгән махсус вагоннар тора.
Хокук саклаучылар белән сөйләшкәндә Линар Закиров бүгенге көндә шәһәрдә эпидемиологиягә бәйле вазгыятьнең тотрыклы булуын, коронавирус инфекциясе белән зарарланган кешеләр юклыгын билгеләп үтте. Районда махсус комиссия эшли, ул көн саен барлык профилактика чараларының күрелүен тәэмин итә.
«Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар тулысынча акланды. Бездә муниципальара пассажирлар һәм багаж ташу туктатылды, йөк ташу чикләнде. Гражданнарның үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен контрольдә тоту өчен уртак рейдлар оештырылды. Болар барысы да безнең халыкның иминлеге — коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен эшләнә», — дип нәтиҗә ясады Линар Закиров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз