Сочи шәһәре башлыгы "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә катнашачак

Чарага ММЧ вәкилләре чакырыла

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 апрельдә, "Татар-информ" агентлыгында узачак матбугат конференциясенең кунагы Сочи шәһәре башлыгы Анатолий Пахомов булачак. Матбугат конференциясе 9.30да башлана.

Шулай ук чарада Сочи шәһәре башлыгы урынбасары Олег Ясюк, Казан каласында туризм үсешенә этәрү комитеты рәисе Евгения Лодвигова да катнашачак.

Сочи белән Казан арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту, туристлык өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуны активлаштыру, Казан халкына курортта ял итүнең яңа мөмкинлекләре турында хәбәр итү өчен Сочи шәһәре хакимияте "Сочи - яңа шәһәр, яңа мөмкинлекләр" презентациясен үткәрә.

Бу очрашу Россия шәһәрләре буенча турне кысаларынды оештырыла. Сочи башлыгы кышкы Олимпия уеннарыннан соң шәһәрдәге үзгәрешләр хакында сөйләячәк.

ММЧ вәкилләре pr@tatar-inform.ru электрон адресы буенча аккредитация уза ала.