news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ветеран-укытучыларны бәйрәм белән котладылар

Ветеран-педагогларга «Азнакай районына 90 ел» истәлек медальләре тапшырдылар.

Азнакайда ветеран-укытучыларны бәйрәм белән котладылар
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 6 март, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Балалар иҗаты үзәгендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин бер төркем ветеран-укытучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәрбикләде һәм аларга «Азнакай районына 90 ел» истәлек медальләре тапшырды.

«Сез тырыш хезмәтегез белән мәгариф үсешенә лаеклы өлеш керткәнсез. Бүген дә элекке күркәм традицияләрне дәвам итеп, педагогларыбыз, укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә ирешәләр», — дип ул ветераннарга тирән рәхмәт хисләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

Озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев та бәйрәм белән тәбрикләп, җылы теләкләрен юллады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100