news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан транспорт министры: М12 юлы буенча төп эш нәтиҗәләре җәй билгеле булачак

Фәрит Хәнифов Татарстан территориясендә Мәскәү — Казан юнәлешендә М12 автомобиль юлын төзү проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Татарстан транспорт министры: М12 юлы буенча төп эш нәтиҗәләре җәй билгеле булачак
видеодан скриншот

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Мәскәү — Казан тизйөрешле М12 юлын төзү проекты буенча төп эшләргә йомгаклар яз ахырында яки җәй алыначак. Бу хакта төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

«Җиденче этап буенча әзерлек эшләренә 2021 елның апрель — май аена, төп эшләргә 2021 елның май — август айларында бәяләмә алу планлаштырыла. Сигезенче этап буенча әзерлек эшләренә 2021 елның апрель ахырына кадәр һәм төп эшләргә, шулай ук май–август айларында бәяләмә алырга планлаштырабыз. Республикага М12 трассасы төзелешенең җиденче һәм сигезенче этабы туры килә» —  диде докладчы.

Хәнифов сүзләренчә, хәзер җиденче этапта үсемлек катламын алу, грунт эшләү, мәйданны планлаштыру, вакытлы автомобиль юлларын салу һәм фонарьлар урнаштыру эшләре башкарыла. Сигезенче этапта әзерлек эшләре алып барыла: вакытлы керү юллары төзелеше һәм төзелеш мәйданчыгы булдыру, инженер-геологик тикшеренүләр башкарыла. Идел елгасы аша күпердә эшләр башланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100