news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ГЛОНАСС системасы белән тәэмин ителеш буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде

Россия Икътисади үсеш министрлыгы глобаль навигация иярчен системасын кертү дәрәҗәсе буенча Федерация субъектлары рейтингын төзегән.

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан 2020 елның IV кварталында Глобаль навигация спутник системасын (ГЛОНАСС) куллану дәрәҗәсе буенча Россиянең 5 алдынгы төбәге исемлегенә керде.

«Лидерлар бишлегенә Воронеж, Курск, Тула, Омск өлкәләре һәм Татарстан Республикасы керде», — диделәр РФ Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә.

2020 елда Россиядә ашыгыч медицина ярдәме станцияләренең һәм катастрофа медицинасы хезмәтләренең 100 процентын транспорт диспетчеризациясе өчен аппаратура белән җиһазландырдылар. Киләчәктә төбәкләрдә мәгълүмати-навигация системалары челтәрен үстерү һәм транспорт мониторингын яхшырту планлаштырыла.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роскосмос башлыгы Дмитрий Рогозин РФ Президенты Владимир Путинга «ГЛОНАСС» иярченнәренең эшләү срогын 15 елга кадәр арттырырга вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100