news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 65 яшьтән өлкәннәрне мәҗбүри рәвештә читтән торып эшләтү гамәлдән чыгачак

Мәскәүдә өлкән яшьтәге кешеләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен мәҗбүри рәвештә өйдән эшләтү режимын гамәлдән чыгардылар.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Россиядә эш бирүчеләргә 65 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне читтән торып эшләтүгә күчерү тәкъдим генә булып калачак. Бу турыдагы карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

5 мартта вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Россиядә COVID-19 белән авыручылар саны тотрыклы рәвештә кими — ул йөз мең кешегә 7,5 авыру кеше туры килә. Бу соңгы вакытта иң түбән күрсәткечләрнең берсе, дип өстәде ул. Шул ук вакытта Голикова чикләү чараларын үтәү буенча тәкъдимнәрне бозмаска чакырды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Мәскәүдә өлкән яшьтәге кешеләр һәм хроник авырулардан интегүчеләр өчен мәҗбүри рәвештә өйдән эшләтү режимын гамәлдән чыгардылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100