news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак

Татарстанда якынча 92,4 мең кешегә коронавирустан прививка ясаганнар

Песошин: Коронавирус буенча барлык чикләүләр этаплап гамәлдән чыгарылачак
tatarstan.ru

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстанда кертелгән барлык чикләүләр акрынлап гамәлдән чыгарылачак. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлык чикләү чаралары этаплап гамәлдән чыгарылачак. Республикада яшәүчеләрдә коронавируска каршы күмәк вакцинация ясап коллектив иммунитеты барлыкка килмичә чикләү чараларын йомшарту мөмкин түгел», — диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин төбәк Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Песошин сүзләренчә, бүгенгә республикада яшәүче якынча 92,4 мең кеше ковидтан прививка ясаткан. Алар арасында 60 яшьтән өлкәнрәк якынча 37 мең кеше бар.

«Республикада 153 вакцинация пункты оештырылган, аларның өчтән бер өлеше мобиль пунктлар. Гражданнарга прививка ясату өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк», — диде Татарстан Премьер-министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100