news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында пенсионерлар өчен яңа ташлама кертергә тәкъдим иттеләр

Депутат сүзләренчә, әлегә Россиядә пенсионерлар поездларга ташламалы шартларда билет сатып алу хокукы булган бер генә категориягә дә керми.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев пенсионерларга еракка йөри торган поездларга ташлама белән елына ике билет сатып алу хокукы бирергә тәкъдим итә. Бу идеяне ул Транспорт министрлыгы башлыгы Виталий Савельев исеменә язган хатта тәкъдим иткән.

Депутат фикеренчә, бу өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим булыр иде, чөнки аларның күбесенең ерак төбәкләрдә туганнары бар. Сухарев сүзләренчә, әлегә Россиядә пенсионерлар поездларга ташламалы шартларда билет сатып алу хокукы булган бер генә категориягә дә керми. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Пенсия яшендәге гражданнарны ташламадан файдаланучылар исәбенә кертү мөмкинлеген карауны сорыйм. Аларга бер календарь ел дәвамында, билетлар булган очракта, ерак арага йөри торган поездларга теләсә нинди көнгә ташлама белән ике билет сатып алу хокукын бирүне сорыйм», диелә Сухарев хатында.

Өлкән яшьтәге кешеләр билет сатып алу өчен пенсиянең шактый өлешен сарыф итәргә мәҗбүр, шуңа күрә тәкъдим ителгән чара аларның финанс хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100