news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Чирмешәндә яшәүче сугыш ветеранының гозерен үтәде

Александр Чупахинга күп функцияле яңа карават кайтардылар.

(Чирмешән, 6 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадыйр Гомәров). Чирмешәндә яшәүче сугыш ветераны Александр Чупахинга күп функцияле яңа карават кайтардылар. Бөек Ватан сугышы ветеранына бу кыйммәтле җиһазны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Казаннан җибәргән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Депутат ветеран янында быел март башларында булып киткән иде.

Урын өстендә ятучы Александр Васильевич һәм аның гаиләсе мондый уңайлы карават өчен Людмила Рыбаковага рәхмәтле.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100