news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белгечләре иң яхшы авыл икмәге һәм батон пешерүчеләрне ачыклаган

Мини-пекарня ризыклары рейтингның соңгы урыннарын алган.

Татарстан белгечләре иң яхшы авыл икмәге һәм  батон пешерүчеләрне ачыклаган

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре төрле җитештерүчеләр пешергән икмәк сортларын — «Нарезной» батонының һәм «Сельский» икмәгенең социаль әһәмиятле сорты үрнәкләрен татып карады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Экспертлар ике категориядә дә иң яхшы җитештерүче дип Казанның 3нче икмәк заводын атады. «Сельский» икмәген җитештерүчеләр арасында Васильево икмәк заводы һәм «Күмәч-кондитер комбинаты» АҖ икенче һәм өченче урыннарга чыкты.

«Нарезной батон» номинациясендә Яшел Үзән икмәк комбинаты икенче булды, ә өченчедә — «Күмәч-кондитер комбинаты» җәмгыяте.

Шул ук вакытта мини-пекарняларда пешерелгән икмәк рейтингның соңгы урыннарын гына алды.

Оештыручылар әлеге чараны 15 мартта билгеләнеп үтелүче Бөтендөнья кулланучы хокукларын яклау көненә багышлап уздырды. «Дегустация уздыруның максаты — халыкка төрле җитештерүчеләрнең икмәк әзерләү үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерү», — дип искәрттеләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, республикада икмәк сыйфатына карата шикаятьләр саны кими, әмма шул ук вакытта төбәк халкы икмәкне сатып алганда сайлау критерийлары турында җитәрлек мәгълүматлы түгел.

Татарстанда «Сельский» ипие һәм «Нарезной» батоны җитештерә торган 200дән артык предприятие исәпләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100