news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Республика тарихында үзеңне тап» бәйгесе җиңүчесенә «айфон» бирәләр

ТАССРның 100 еллык юбилеена республика тарихы белән бәйле гаилә фотографияләре конкурсы башланды.

«Республика тарихында үзеңне тап» бәйгесе җиңүчесенә «айфон» бирәләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Республика тарихында үзеңне тап» конкурсы бара, аның җиңүчесе «айфон» алачак.

Бәйгедә катнашу өчен гаилә фотосын һәм 1920 елдан 2020 елга кадәр Татарстан территориясендә узган берәр вакыйга тарихы турында белешмәне 100let.tassr@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Конкурста төрле илләрдә яшәүче алты яшьтән өлкәнрәк булган һәм Татарстан тарихын яраткан һәркем катнаша ала.

Конкурска гаризалар 2020 елның 20 апреленә кадәр кабул ителә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100