420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 6 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз президент өчен тавыш бирергә әзер булуын әйтте. Бу хакта ул журналистлар белән очрашуда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе соравына җавап биргәндә белдерде.
«Иң мөһиме, кешенең республика өчен файдалы булуы. Хатын-кызлар бик җитди һәм уңайсыз мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле. Бездә бернинди стереотиплар юк», — диде ул.
ТР Президенты Аппаратында һәм республика Хөкүмәтендә күп кенә җаваплы вазифаларны нәкъ менә хатын-кызлар били, дип өстәде Миңнеханов.