news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов авылда танышу өчен күчмә дискотекалар оештырырга тәкъдим итте

Татарстан Президенты фикеренчә, авыл җирлегендә ялгыз егетләрне һәм кызларны таныштыру ысулларын эзләргә кирәк.

Миңнеханов авылда танышу өчен күчмә дискотекалар оештырырга тәкъдим итте
pixabay.com

(Казан, 6 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авылда күчмә дискотекалар уздырырга тәкъдим итте. Бу ялгыз ир-атлар һәм хатын-кызлар таныша алсын өчен кирәк. Бу хакта ул Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан журналистлар белән очрашуда сөйләде.

«Безнең авылларда зур проблема: бик лаеклы кызлар үзләренә пар таба алмыйлар, егетләр дә. Аны ничек хәл итәргә дип уйлыйбыз. Поликлиникалар бит хәзер, мөгаен, ниндидер күчмә дискотека кирәктер. Яки кешеләр аралаша алсын өчен электрон база кирәктер. Шунда ук әлеге аралашу җитми», - дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Миңнеханов фикеренчә, коллективта булганда танышу җиңел. Мәсәлән, мәктәптә, институтта. Кешеләр мөстәкыйльрәк була башлагач, туры килә торган кешене табу катлаулырак.

«Бездә яшь егетләр һәм кызлар күп, бигрәк тә авылда, аларга бер-берсен табарга ярдәм итәргә кирәк», - дип йомгаклады республика Президенты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100