news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта шагыйрь Рафаил Газизов исемендәге бәйге игълан иттеләр

Конкурс әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру, аларның осталыгын үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мамадыш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге шагыйрь һәм прозаик Рафаил Газизов иҗатына багышланган төбәкара конкурс үткәрә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс укучыларны Рафаил Газизов иҗаты белән таныштыру, аларны рухи кыйммәтләргә, традицияләргә, милли мәдәнияткә, сәнгатькә, телне өйрәнүгә тарту, укучыларның филологик, интеллектуаль һәм эстетик үсешен формалаштыру, әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау максаты белән оештырылды.

Әлеге бәйге әдәби иҗатка сәләтле яшь талантларны ачыклау, яшь язучыларны популярлаштыру, аларның осталыгын үстерүдә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Конкурска Татарстан мәгариф оешмаларының 1-11 сыйныф укучылары үз эшләрен тәкъдим итте.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100