news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә рейслары язга билгеләнгән авиабилетларның бәясе 10 процентка арзанайган

Россиялеләр арасында сәяхәтләр өчен иң популяр өч шәһәр арасына Сочи, Симферополь һәм Минеральные Воды кергән.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россиядә рейслары язга билгеләнгән авиабилетларның бәясе 10 процентка арзанайган, быел уртача чек 6 700 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, россиялеләр арасында сәяхәтләр өчен иң популяр өч шәһәр арасына Сочи, Симферополь һәм Минеральные Воды кергән.

Бу хакта ТАСС агентлыгы Туту.ру сәфәрләр һәм сәяхәтләр сервисы аналитик үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

«Иң популяр юнәлешләр - Сочи, Симферополь һәм Минеральные Воды. Россия буенча яз айларына авиабилетларның уртача чегы әлегә 2020 елга караганда 10 процентка арзанрак. 2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 29 гыйнварына кадәрге чорда яз айларына белешеп куйган билетларга анализ ясалды, - дип хәбәр иттеләр компаниядән. - Россия буенча яз айларына инде рәсмиләштерелгән билетларның уртача чегы бер якка 6 733 сум тәшкил итә, бу 2020 елга (ул чагында авиабилетларның уртача бәясе 7 472 сум тора иде) караганда 10 процентка кимрәк».

Россия шәһәрләренә Мәскәүдән юл тоткан очракта авиабилетларның уртача чегы – 5 800 (7 процентка кимрәк), Санкт-Петербургтан кузгалып киткән очракта 4 700 сум (12 процентка кимрәк) тәшкил иткән.

Мәскәүдән шулай ук Калининград, Краснодар, Екатеринбург, Анапа, Иркутск һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә, Санкт-Петербургтан исә Сочи, Минеральные Воды, Симферополь, Новосибирск, Калининград һәм Красноярск юнәлешләренә билет белешеп куялар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100