Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чистайда 2020 елда иң яшь һәм өлкән ата-аналар турында билгеле булды
Узган ел Чистайның ЗАГС бүлеге бала туу турында барлыгы 624 акт теркәгән.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда Чистайда 45 яшьлек хатын-кыз белән 64 яшьлек ир-ат әти-әни булган, ә яшь гаиләләр арасында әни кешегә 16 яшь, әти кешегә 20 яшь тулган.
Узган ел Чистайның ЗАГС бүлеге бала туу турында барлыгы 624 акт теркәгән. Бу турыда «Чистопольские известия» хәбәр итә.
Бүлек җитәкчесе Динара Җәләлова сүзләренчә, 196 бала (гомуми санның 32 проценты) гаиләдә беренче бала, 236 бала (38 процент) икенче, ә 189 бала (30 процент) өченче һәм дүртенче булып туган. Икенче һәм өченче балалар саны артуы да билгеләп үтелә.
2020 елда районда алты пар игезәк дөньяга килгән. 2019 елда аларның шулкадәр үк булуы да билгеле.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз