news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россия төбәкләре арасында халык саны буенча сигезенче урынны били

Соңгы ун ел эчендә республикада халык саны 100 мең кешегә диярлек арткан.

Татарстан Россия төбәкләре арасында халык саны буенча сигезенче урынны били
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан, узган елдагы кебек үк, Россия төбәкләре арасында халык саны буенча сигезенче урынны били. Татарстанстат Facebook социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә шул хакта хәбәр итә.

Әлеге күрсәткеч буенча Татарстанны федерациянең Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Свердловск һәм Ростов өлкәләре, Башкортстан Республикасы кебек субъектлары узып китә.

Шул ук вакытта, 2010 ел белән чагыштырганда, республикада халык саны 100 мең кешегә диярлек арткан – 3,8 миллионнан 3,9 миллионга җиткән.

«Халык саны турындагы тагын да төгәлрәк мәгълүматларны 2020 елның 1-31 октябрендә узачак җанисәп вакытында беләчәкбез», - дип искәрттеләр Татарстанстатта.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда элегрәк күзәтелгән демографик упкын нәтиҗәсендә үлүчеләр саны туучылар исәбе белән тигезләшүе хакында хәбәр иткән иде инде.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында «Демография» илкүләм проекты кысаларында кайбер яңа чаралар тәкъдим итте. Аерым алганда, инде беренче бала тугач ук ана капиталы биреләчәк, аның күләме 466,6 мең сумга кадәр артачак. Икенче балага исә аның күләме 616,6 мең сумга кадәр артырга тиеш. Ана капиталының гамәлдә булу вакыты 2026 ел ахырына кадәр озайтылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100