news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт» үзенең социаль челтәрен булдырачак

«Ул уртак проектлар булдыру өчен инструмент та, аралашу мохите дә булачак»,- дип белдерде Тимур Сөләйманов.

«Сәләт» үзенең социаль челтәрен булдырачак
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 6 февраль, «Тартар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды үзенең социаль челтәрен булдыруы турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

Бүгенге көндә җәйге аланнарда катнашырга гаризалар кабул итү өчен «Сәләтнең» портфолио.ру сайты эшләп килә. Ул сайтта аланнарда катнашырга теләгән балалар үзләренең портфолиоларын тутыра алалар. Киләчәктә сайт нигезендә яңа социаль челтәр булдыру каралган.

«Киләсе җәйгә гаризалар бирү кампаниясе «Портфолио» сайты аша башланып китте. Көзгә «Портфолио» сайты нигезендә безнең мохиткә кагылган барлык кешеләрдән торган, үзара аралашу мөмкинлеге булган «Сәләт» социаль челтәрен ясарга телибез. Анда шулай ук барлык проектларга гариза тутыру мөмкинлеге дә булачак», — дип хәбәр итте «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов.

«Без «Вконтакте» социаль челтәренә альтернатива турында уйламыйбыз. Проектының төп идеясы: «Сәләт»тә катнашкан балалар портфолиосыннан торган база ясау, ул уртак проектлар булдыру өчен инструмент та, аралашу мохите дә булачак», — дип белдерде яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100