news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 34 мәктәптә 160 сыйныф карантинга ябылган

Татарстан башкаласының ике лицеенда уку тулысынча туктатылган.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Казанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр буенча карантинга 34 мәктәптә 160 сыйныф ябылды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике мәгариф учреждениесендә – Яңа Савин районының 177 лицеенда һәм Киров районының 182 лицеенда уку процессы тулысынча туктатылган.

РФ баш санитар табибы Карары нигезендә, мәктәпләрдә уку процессы, грипп һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыру сәбәпле сыйныфта 20 проценттан артык бала булмаган очракта, 7 көннән дә ким булмаган вакытка тукталырга тиеш, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе.

Татарстанда һәм аның башкаласында грипп һәм кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар буенча эпидемиологик чиктән артып китү күзәтелә. Узган атнада Казанда кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 11 мең 289 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 89,8 тәшкил иткән. Эпидемия чиге 35,4 процентка арткан. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында авырулар эпидемия чигеннән түбәнрәк, арту мәктәп укучылары һәм өлкәннәр арасында билгеләнә.

Тулаем республика буенча кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыруның 22 мең 504 очрагы теркәлгән, күрсәткеч 10 мең кешегә 60,3 тәшкил иткән. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемик чиктән 16,4 процентка югарырак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100