Татарстанда 32 градуска кадәр суытачак

Казанда салкын һава торышы саклана.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда һәм республика башкаласы Казанда болытлы, урыны белән аязучан салкын һава торышы саклана. Киләсе төндә Казанда термометр 17-19, аязганда 22 градус салкынны күрсәтәчәк. Җил төньяктан, уртача тизлектә исә.

7 февральдә көндез 15-17 градус салкын булачак. Җил – төньяк-көнчыгыштан, уртача тизлектә. Төнлә һәм көндез бераз кар явуы көтелә. Юлларда бозлавык.

8 февральдә, чәршәмбе көнне, Татарстан буенча болытлы, урыны белән аязучан һава торышы фаразлана. Урыны белән кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә булачак.Төнлә – 22-27, аязганда 32 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Көндез максималь һава температурасы 15-20 градус салкын булачак, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Юлларда бозлавык саклана.