news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Трампның машинасын аукционга куйганнар

Автомобиль документларына Трампның шәхси имзасы куелган.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Mecum Auctions аукцион йорты элек АКШ президенты Дональд Трампныкы булган автомобильне сатуга куйган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Оешманың сайтында хәбәр ителгәнчә, Ferrari F430 автомобиле сатып алучыга Трампның шәхси имзасы куелган документ күчермәсе белән бергә эләгәчәк. Трампның шәхси имзасы куелган.

Автомобиль барлыгы 11 меңнән артык километр юл узган. Аның бәясе - 400-500 мең доллар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100