news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүчеләрне Кремль чыршысы тамашасын карарга чакыралар

Федераль каналларның берсендә пандемия аркасында тамашачыларсыз узган әкияти тамаша трансляциясен күрсәтәчәкләр.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 һәм 13 гыйнварда Гомумроссия Кремль чыршысын — «Пятое время года, или Кто придумал Новый год» яңа ел мюзиклын трансляциясе кабат күрсәтеләчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Кремль сарае сәхнәсендә төп чыршы бәйрәме тамашачыларсыз узды. Яңа ел тамашасы Мәскәү Профсоюзлар федерациясе тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте һәм Россия Президентының Эшләр белән идарә итү бүлеге белән берлектә оештырылды.

Әкиятнең төп геройлары — Бәйрәм традицияләрен саклаучы һәм Гаджет. Алар Яңа ел бәйрәменең серләрен чишәләр, Яңа елны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләрен һәм елның бишенче вакыты турында белә. Персонажлар үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт ясый һәм Политехника музеенда, Борынгы Римда, Яңарыш дәверендә Италиядә һәм Петр хакимлек иткән Россиядә булачак.

Татарстанда яшәүчеләр әкият тамашасын 7 гыйнварда 19.30 сәгатьтә һәм 13 гыйнварда 17.00 сәгатьтә «Карусель» каналында карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100