news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиягә очканчы 6 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар ковидка тест ясатырга тиеш

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы 30 декабрьдән керткән таләп буенча туристлар очарга өч көн кала тест бирергә тиеш.

Төркиягә очканчы 6 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар ковидка тест ясатырга тиеш
архив/Владимир Васильев

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алты яшьтән өлкәнрәк пассажирлар Төркиягә барыр алдыннан кешенең сәламәт булуын дәлилли торган тест нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы 30 декабрь төненнән башлап бортка утырганда алты яшьтән өлкәнрәк пассажирлар яңа коронавирус инфекциясенә тискәре булган тест нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш. Тест очып китәргә 72 сәгатьтән дә иртәрәк бирелгән булмаска тиеш», — диде спикер.

Моның белән бәйле рәвештә, Авдонина Төркиягә сәфәр планлаштыручы татарстанлыларга бу таләпне алдан карау турында мөрәҗәгать итте. Чөнки 72 сәгатьтән артык вакыт эчендә тапшырылган тестлар белән һава судносы бортына кертелмәгән очраклар булган.

  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100