news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр гомерне кыскарта торган ризыкны ачыклаган

Сыер ите ашаучы ир-атларда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үсеше ихтималы булуы ачыкланган.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Сыер ите ир-атларның гомерен кыскарта. Бу турыда Америка тикшеренүчеләренә сылтама белән Express басмасы хәбәр итә.

Белгечләр уртача 53 яшьтәге 43 272 ир-атны тикшергән. Тикшерү башланганда ир-атлар йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология белән авырмаган.

Сыер ите ашаучы ир-атларда йөрәк һәм кан тамырлары авырулары үсеше ихтималы булуы ачыкланган. Белгечләр рационнан бу ризыкны алу гомер озынлыгын сизелерлек арттырырга мөмкин дигән нәтиҗә ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100