news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча бала табу йортыннан 2021 елда туган беренче баланы чыгардылар

Гаиләне район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова котлады.

(Арча, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре»). Бүген Арча хастаханәсенең бала табу бүлегеннән 2021 елда туган беренче баланы чыгардылар. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Алисә һәм Айнур Яковлевлар гаиләсендә Азалиягә иптәшкә тагын бер кыз Алсу барлыкка килде.

«Алисә Арчада терапевт булып эшләде, аннан Балтачка китте. Анда бала табу бүлеге ябык. Шуңа Казанга китүләре иде. Барып җитә алмадылар, Арчада тукталдылар», — дип аңлатты Алисәнең әтисе Фердинанд Гыйльметдинов.

Гаиләне район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова, бала табу бүлеге җитәкчесе Раушания Хәсәнова, әти-әниләре котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100