news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста республика комиссиясе Яңа ел бизәлешенә бәя бирде

Комиссия вәкилләрен Каратун, Кызыл-Тау һәм Дәвеш авылларында да җылы, бәйрәм рухы белән каршы алдылар. Яңа ел турында җырлар яңгыраттылар, чыршы әйләнәсендә биюләр башкардылар.

Апаста республика комиссиясе Яңа ел бизәлешенә бәя бирде
http://apastovo.ru/

(Апас, 6 гыйнвар, «Татар-информ», «Апастово-информ», Ләлә Сафиуллина). Татарстан Президенты Аппараты, республика Мәдәният министрлыгы, Иҗтимагый палата вәкилләрен берләштергән республика комиссиясе Апасның Үзәк ял паркында, Каратун, Кызыл-Тау һәм Дәвеш авыл җирлекләрендә булып, Яңа ел бизәлешен карады, бәйрәм уңаеннан узган мәдәни чаралар белән кызыксынды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда Яңа ел бәйрәме быел да зур әзерлек белән уза. Үзәк ял паркы уртасында Яңа ел бәйрәменең төп бизәге булган — Үзәк чыршы урын алды. Район башлыгы тәкъдиме белән җәй көне фонтаннар өчен ясалган мәйданчыкта боз шугалагы катырылды. Кичен, көндезләрен үзәк паркка ял итәргә чыгучылар өчен рәхәтләнеп тимераякта йөрү, тау шуу мөмкинлеге булдырылды.

Чыршы янәшәсендә махсус фотозона урнаштырылды. Шулай ук районда яшәүчеләр тырышлыгы белән кар сыннары да ясалды. Бирегә килүчеләр аларны бик кызыксынып карыйлар, фотоларга төшәләр. Шулай ук Үзәк чыршы янәшәсендә бик күп бәйрәм чаралары уза. Кичләрен апаслылар, кайткан кунаклар бирегә килеп күңел ача.

«Районда Яңа ел бәйрәменә һәр оешма бик тырышып әзерләнде. Биналар янында боздан сыннар хасил булды. Тирә-юнь аллы-гөлле утларга күмелде. Иң матур, иң зәвыклы бизәгән оешмалар да ачыкланды. Авыл җирлекләре арасында да иң тырышлар билгеләнде. Шәһәр тибындагы Апас поселогы, Каратун, Дәвеш һәм Кызыл-Тау авыл җирлекләре республика конкурсына да тәкъдим ителде», — диде район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров.

Бәйрәм рухы авыл җирлекләрендә дә хакимлек итә. Мәдәният йортлары янәшәсендә махсус мәйданчыклар барлыкка килгән. Биредә чыршылар бизәлгән, сыннар калкып чыккан. Авылдашлар, кайткан кунаклар өчен чыршы янәшәсендә бәйрәм чаралары оештырылган. Шәхси хуҗалыкларның капка төпләрендә дә бәйрәм рухы чагылыш тапкан.

Комиссия вәкилләрен Каратун, Кызыл-Тау һәм Дәвеш авылларында да җылы, бәйрәм рухы белән каршы алдылар. Яңа ел турында җырлар яңгыраттылар, чыршы әйләнәсендә биюләр башкардылар.

«Һәрбер авыл үзенчәлекле итеп, күңел җылысын биреп әзерләнгән. Кулдан ясалган уенчыклар белән бизәлгән чыршылар безне бик сокландырды. 2021 ел республикада Халыклар бердәмлеге һәм Туган тел елы буларак игълан ителде. Апаслылар моңа да зур игътибар биргән. Бөтен җирдә татарча җыр-моң яңгырый, Кыш бабай белән Кар кызы сәламли. Балалар рәхәтләнеп тау шуа, күңел ача», — дип тәэсирләре белән уртаклашты «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире һәм Иҗтимагый палата әгъзасы Гөлнара Сабирова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100