news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда «больничный» һәм «декрет» буенча түләүләр күләме артачак

Социаль иминият фонды акчасы хисабыннан ана булу белән бәйле дүрт төр пособие түләнә.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Быел Социаль иминият фондыннан декрет түләүләре, больничный һәм балалар пособиеләре күләме күбрәк булачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Әйтик, йөклелек һәм бала табу буенча 140 көн отпускка пособиенең максималь күләме 2020 елның 1 гыйнварыннан 322 191 сум яки аена 69 мең сум тәшкил итәчәк (узган ел аена 64,5 мең булган). Бала тәрбияләгән өчен айлык пособиенең максималь күләме Социаль иминият фондында иминиятләштерелгән һәм бала туганчы кимендә ике ел эшләгән хатын - кызлар өчен) - аена 27 984 сум (узган ел-26 152,3 сум) була.

Әлеге пособиеләрнең күләме кимрәк тә булырга мөмкин, әгәр 2018 һәм 2019 елларда әни кеше аена 67,9 мең һәм 72 мең сумнан азрак акча алса (Социаль иминият фонды взнослары түләнгән хезмәт хакларының чик күләме).

Больничныйларның максималь ихтимал күләме шулай ук аена 69 мең сум булачак.

Социаль иминият фонды акчасы хисабыннан ана булу белән бәйле дүрт төр пособие түләнә. Аларның икесе әни кешенең уртача хезмәт хакына бәйле - ул йөклелек һәм бала табу буенча пособие һәм яшь ярымга кадәр бала караган өчен айлык пособие.

Тагын ике пособие билгеләнгән күләмгә ия. Сүз бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие (ул 17 479 сум тәшкил итәчәк) һәм йөклелекнең башлангыч срокларында медицина оешмаларында исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие (655 сум) турында бара.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100