news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама иң яхшы моношәһәрләр унлыгына керде

Моношәһәрләрне үстерү фонды 2020 ел нәтиҗәләрен билгеләде.

Түбән Кама иң яхшы моношәһәрләр унлыгына керде
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Моношәһәрләрне үстерү фонды 2020 ел нәтиҗәләрен билгеләде. Матбугат конференциясендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин һәм Түбән Каманың элеккеге мэры Айдар Метшин катнашты.

Иң яхшы ун шәһәр исемлегенә узган ел социаль-икътисади үсешнең югары дәрәҗәсен күрсәткән шәһәрләр керде. Алар арасында Түбән Кама да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Зур рәхмәт! Нигез салынган традицияләрне дәвам итәчәгебезгә һәм яхшы, уртак эшләр башкарачагыбызга ышанам», — диде Рамил Муллин.

«Без бергәләп зур эш башкардык, — дип өстәде Айдар Метшин. -Бу — чыннан да, иң мөһиме. Бөтен нәрсә дә акча, финанслар белән генә түгел, ә, минем уйлавымча, барлык моношәһәрләр һәм Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре дә кирегә китмәгән, ә дәвамлы булган эш барышы белән үлчәнә. Һәм без, зур команда булып, алга хәрәкәт итүче адым ясадык. Бу– иң әһәмиятлесе һәм иң мөһиме».


news_right_1
news_right_2
news_bot