news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районы башлыгы «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар белән аралашты

Ел дәвамында бирегә башка районнардан да 600дән артык бала йөри.

Кукмара районы башлыгы «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә балалар белән аралашты
Эльвира Иванова

(Кукмара, 5 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенең кабинетларын, аларның җиһазланышын карады, педагоглар, ата-аналар һәм балалар белән аралашты.

«Тернәкләндерү үзәгендә үзенчәлекле балалар белән эшләү өчен барлык кирәкле җиһазлар да бар. Биредә белгечләрнең яңа дәвалау методикаларын, башка районнарның тәҗрибәләрен өйрәнүләре күренеп тора. Бу уңай нәтиҗә бирә. Без шулай ук балаларның әти-әниләре белән аралаштык, алар да үзәкнең эшеннән канәгать. Безнең бурыч — балалар үзләрен җәмгыятьтә кирәкле итеп тоярга тиеш», — диде Сергей Димитриев.

Моннан тыш, район башлыгы Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага үзәкне ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать итүен дә әйтте. Үтенеч игътибарсыз калмаган: якындагы ике-өч елда әлеге бинаны тулысынча яңарту планлаштырыла. Шулай ук бинаны киңәйтү мәсьәләсе дә карала.

Ел дәвамында «Шәфкать» үзәгенә башка районнардан да 600дән артык бала йөри. Тернәкләндерү курсларына массаж һәм физиотерапия процедуралары гына түгел, ә үсеш өчен кирәк булган башка дәресләр, дәвалау физкультурасы да керә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100