news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайтулары ихтимал

Төбәктә коронавирус чикләүләрен катгыйландыру яки Яңа ел алдыннан локдаун кертү күздә тотылмый.

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанда мәктәп укучылары арасында авыручылар күп булган очракта кышкы каникулны бер атнага озайтырга мөмкиннәр. Бу турыда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров РИА Новостига сөйләгән.

«Хәзер грипп сезоны башлана, әгәр укучылар авырый икән, каникулны бер атнага озайтырга мөмкинбез. Көзге каникулда шулай эшләдек инде, бу бик уңай нәтиҗә бирә», — ди Хәбиров.

Төбәктә коронавирус чикләүләрен катгыйландыру яки Яңа ел алдыннан локдаун кертү мөмкинлеге турында сорауга, Радий Хәбиров тискәре җавап бирде дип яза РИА Новости.

«Хәзерге вакытта чикләүләр системасы балансланган дип саныйбыз. Тиешле барлык чараларны да кабул иттек», — диде Радий Хәбиров.

Аның сүзләренчә, инфекция белән көрәш буенча федераль штаб бәяләмәләренә караганда, төбәк куркыныч зонасына керми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100