news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда социаль әһәмиятле объектлар төзү буенча өч программа гамәлгә ашырылган

Күп балалы гаиләләргә торак бирү өлешендә еллык план тулысынча үтәлгән.

Татарстанда социаль әһәмиятле объектлар төзү буенча өч программа гамәлгә ашырылган
Салават Камалетдинов

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Республикада 2020 елга торак төзелешендә, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм социаль әһәмиятле объектлар төзелешендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру тәмамлана. Өч программа буенча эш төгәлләнгән. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә агымдагы эш нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат бирде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Социаль ипотека программасы паспорты нигезендә 2020 ел эчендә гомуми мәйданы 273,5 мең квадрат метр булган 130 йорт төзелергә тиеш. Хәзерге вакытта 179,2 мең квадрат метр яки 98 йорт файдалануга тапшырылган. Узган ике атна эчендә Казан һәм Түбән Кама шәһәрләрендә, Алабуга, Саба һәм Мамадыш районнарында 8 йорт файдалануга тапшырылган. Агымдагы ел программасының калган 32 объекты әзер диярлек.

Инвестицион торак төзелеше программасы буенча агымдагы елда 177 күп фатирлы йорт тапшырылырга тиеш. 139 объект файдалануга тапшырылган, калган 38 объект буенча төзелеш эшләре тәмамланган, Шәхси торак төзелешендә еллык план тулысынча диярлек үтәлгән. Хәзерге вакытта 10 мең 244 йорт файдалануга тапшырылган (план — 10 мең 680 йорт).

2020 ел программасы нигезендә ятим балаларга 600 торак урын бирү каралган. Аларның барысы буенча да Дәүләт торак фонды һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында контракт төзелгән. Әлеге категориядәге 304 вәкил наем шартнамәләрен төзегән. 2020 елда 47 яшь гаилә торак сатып алуга субсидия алырга тиеш. Күп балалы гаиләләргә торак бирү өлешендә еллык план тулысынча үтәлгән.

Авыл хуҗалыгында әлегә сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү программасы буенча эшләр дәвам итә. 4 объект әзер, өчесе төзелеп килә. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктларын төзү программасы буенча 21 объектның 12сендә эшләр тәмамланган, калган объектларда эшләр тәмамланып килә. «Яшьләр сәясәте», «Мәдәният» һәм «Спорт» тармакларында программалар буенча да эшләр тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100